Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Транспорт һәлакәтендә үлүчеләр саны арта

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, 2024 ел башыннан юл-транспорт һәлакәтендә үлүчеләр саны арткан.

(29 июль, “Апастово-информ”).

Бу вакыт эчендә республика юлларында 109 кеше һәлак булган. Автоаварияләрдә үлем очраклары саны узган ел белән чагыштырганда 25кә арткан. Юлда үлемнең төп сәбәбе - каршы як хәрәкәт полосасына чыгу. Бу кагыйдәне бозу аркасында 47 кеше һәлак булган. Исерек хәлдә руль артына утырырга карар кылган машина йөртүчеләр аркасында 46 авария булган, аларда 10 кеше һәлак булган.

“2023 елның 6 аенда район юлларында 3 юл-транспорт һәлакәте булып, аларда 3 кеше зыян күрде. Агымдагы елның яртысында 4 юл-транспорт һәлакәтендә 5 кеше тән җәрәхәте алды. Бу вакыт эчендә узган ел 35 салмыш шофер ачыкланды. Быел 36 шофер транспорт йөртү хокукыннан колак какты”, - ди вакытлыча ЮХИДИ бүлеген җитәкләүче Анис Гобәйдуллин.
ЮХИДИ бүлеге мәгълүматлары буенча, 6 айда федераль трассада 1 юл-транспорт һәлакәте, региональ юлларда 3 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев