Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Гомер булмаган хәл…

Гадәттә, укучылар Спартакиадасының аерым спорт төрләре буенча ярышлар бер көндә үк төгәлләнә. Быел мәктәп волейбол командалары Апас мәктәбенең зур спорт залын иртәдән кичкә кадәр рәттән ике көн "басып алдылар". Беренче көнне кызлар командалары ярышты. Бу бәйгедә 14 команда катнашты. Беренчелекне лаеклы рәвештә Апас мәктәбе җыелма командасы яулады. Каратун мәктәбе кызлары...

Гадәттә, укучылар Спартакиадасының аерым спорт төрләре буенча ярышлар бер көндә үк төгәлләнә. Быел мәктәп волейбол командалары Апас мәктәбенең зур спорт залын иртәдән кичкә кадәр рәттән ике көн "басып алдылар".

Беренче көнне кызлар командалары ярышты. Бу бәйгедә 14 команда катнашты. Беренчелекне лаеклы рәвештә Апас мәктәбе җыелма командасы яулады. Каратун мәктәбе кызлары - икенче, Чирмешән мәктәбенең яшь волейболчы кызлары - өченче һәм аграр көллият командасы - дүртенче урында.

Районның 14 егетләр мәктәп командалары арасында җиңүчеләрне ачыклау да ярыш хөкемдарлары, күпсанлы тамашачылар өчен җиңелләрдән булмады. 10 сәгатькә якын барган ярышның нәтиҗәләре мондый: беренчелек - Апас мәктәбе командасында. Икенче урында - Каратун мәктәбе. Өченче урынны Чирмешән мәктәбе командасы яулады. Дүртенче урынга хөкемдарлар аграр көллият кызлары командасы лаек дип тапты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: соревнования спартакиада, теннис нет наркотикам