Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Урта Балтай авылы янәшәсендә юл фаҗигасе

    Юл фаҗигасендә 59 яшьлек ир-ат машина йөртүче дә вафат булган.

    (3 август, “Апастово-информ”).


    Районның ЮХИДИ бүлеге инспекторлары белдерүенчә, юл һәлакәте Каратун-Чирмешән юлының 9нчы чакрымында була.

    “Каратуннан Чирмешән ягына таба хәрәкәт итүче “Шевроле Нива” машинасы шоферы кинәт идарәне югалта һәм юл читенә төшеп каплана. 1961нче елгы ир-ат машина йөртүче һәлакәт урынында ук вафат була. Машинага да зур зыян килә”, - дип белдерде районның ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: