Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Чаңгыга старт бирелде

Шимбә - 19 гыйнвар көнне Дәвеш авылында урнашкан "Зөя" ял-сәламәтләндерү үзәге базасында Казан Универсиадасын лаеклы каршылау, сәламәт яшәү рәвешен киң җәелдерү максатыннан районкүләм чаңгы ярышы узды. Сезонны ачып җибәрүче бу ярышта мәктәп, оешма-предприятие, авыл җирлекләре коллективлары, өлкәннәр һәм җитәкчеләр катнашты. Быелгы кышның беренче генә ярышы булса да, чаңгычылар сынатмадылар, билгеләнгән...

Шимбә - 19 гыйнвар көнне Дәвеш авылында урнашкан "Зөя" ял-сәламәтләндерү үзәге базасында Казан Универсиадасын лаеклы каршылау, сәламәт яшәү рәвешен киң җәелдерү максатыннан районкүләм чаңгы ярышы узды. Сезонны ачып җибәрүче бу ярышта мәктәп, оешма-предприятие, авыл җирлекләре коллективлары, өлкәннәр һәм җитәкчеләр катнашты. Быелгы кышның беренче генә ярышы булса да, чаңгычылар сынатмадылар, билгеләнгән араны җилдәй җитез әйләнеп килделәр. Ярышта катнашучыларга "Зөя" ял-сәламәтләндерү үзәге коллективы тарафыннан кайнар ризык һәм чәй әзерләнгән иде. Барлык җиңүчеләргә дә район Советы һәм башкарма комитеты тарафыннан бүләкләр, Мактау грамоталары тапшырылды. Җиңүчеләр хакында киләсе саннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лыжня чангы