Чын егетләр шундый була
Без Дәвешкә, палаткаларда оешкан 3 көнлек хәрби җыен урынына барганда, Радик Галимҗанов ир-егетләр өчен психологик әзерлек дәресе алып бара иде. "Чын ир-егет хәрби хезмәт юлын үтәргә, илен, әти-әнисен сакларга бурычлы", - диде ул. Биредә 117 егеткә чын солдат булып формалашу өчен барлык шартлар да тудырылган. Алар отрядларга бүленгәннәр, автомат тотып...
Без Дәвешкә, палаткаларда оешкан 3 көнлек хәрби җыен урынына барганда, Радик Галимҗанов ир-егетләр өчен психологик әзерлек дәресе алып бара иде. "Чын ир-егет хәрби хезмәт юлын үтәргә, илен, әти-әнисен сакларга бурычлы", - диде ул. Биредә 117 егеткә чын солдат булып формалашу өчен барлык шартлар да тудырылган. Алар отрядларга бүленгәннәр, автомат тотып кизү торалар, стройда төз атлау, турникта тартылу һәм башка чаралар да оештырылган. Яннарында гына кыр кухнясы эшләп тора. Көн яңгырлы булуга да карамастан, егетләр Калашников автоматыннан атып карарга дип атлыгып тордылар. Лагерь җитәкчесе Айрат Мәрдәнов, хәрби комиссар Илшат Паймурзин, район полиция бүлегеннән Айрат Нигъмәтҗанов һәм Ринат Гәрәев егетләр куркынычсызлыгы өчен шартларны тудырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев