Апастово-информ

Апас районы

Рус Тат
ЮХИДИ хәбәр итә

Яңа елда спорт бәйрәме

Апас мәктәбе зур спорт залында волейбол буенча ярыш үтте. Җирле эшмәкәр иганәсендә яңа ел волейбол турнирында әле былтыр гына биредә укып, хәзер Казан югары уку йортларында белем алучы студент кызлар бер командага берләшеп, яшь алмашка "мастер-класс" уены күрсәттеләр. "Зөя" агрофирмасы командасы да турнирда уңышлы чыгыш ясады. Апас мәктәбе һәм ДЮСШ...

Апас мәктәбе зур спорт залында волейбол буенча ярыш үтте. Җирле эшмәкәр иганәсендә яңа ел волейбол турнирында әле былтыр гына биредә укып, хәзер Казан югары уку йортларында белем алучы студент кызлар бер командага берләшеп, яшь алмашка "мастер-класс" уены күрсәттеләр.

"Зөя" агрофирмасы командасы да турнирда уңышлы чыгыш ясады. Апас мәктәбе һәм ДЮСШ волейбол командалары да көчлеләр арасында. Тренер Рәмис Гыйззәтов иң җитез яшь волейболчылардан район җыелма командасы туплап, кышкы каникулларда тирә-юнь районнарга бару теләген белдерде. Апас спорт мәктәбе директоры Ринат Шаһиәхмәтов та аның бу фикерен хуплый. Төшкә кадәр волейбол тубы кызларда булса, төштән соң спорт залы ир-егетләр карамагына күчте. Район хакимиятендә эшләүче ир-егетләр, Сатмыш, Биеш, Каратун җыелма командалары арасында барган бәйгедә җиңүчеләр шулай ук иганәченең акчалата бүләкләренә лаек булды. Ә 8 январьда биредә үк район башлыгы призларына яңа 2014 елның тәүге милли көрәш бәйгесе үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев