Яңа гына машина йөртү таныклыгын кайтарган шоферга кабат аннан колак кагу яный
Ул кабат салмыш килеш машина руле артына утырып чыккан.
(6 сентябрь, “Апастово-информ”).
Бу ир-атның районның ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан беренче генә тоткарлануы түгел. Ул бер тапкыр машина йөртү таныклыгыннан колак каккан булган. Шуннан соң да машинасына утырып чыгарга “батырчылык” итеп, юл сакчыларына очраган. Бу ялгышлыгы өчен дә җавап биргән. Барлык хаталарын танып, суд тарафыннан тиешле җәзаларын алган шофер яңадан машина йөртү таныклыгын кайтару бәхетенә ирешкән. Тик, яман гадәте аңа тыныч кына яшәргә ирек бирмәгән. Ул янәдән машина руле артына салмыш килеш утырып юлга чыккан һәм кабаттан ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан тоткарланган.
“Шоферга беркетмә төзелде. Бу гамәле өчен аңа кабат җавап бирергә туры киләчәк”, - диләр юл сакчылары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев