Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Нәтиҗәләр сөендерерлек, без – җиңүче

3 мартта Буада дзендо буенча II республикакүләм ачык турнир үтте. Ул хез­мәт вазифаларын үтә­гәндә һәлак булган эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренә багышланган иде. Каратэ, бокс һәм көрәш алымнарын берләштер­гән бу спорт төрендә районнан тхэквондо һәм самбо түгәрәкләрендә шө­гыльләнүче (тренерлары Г. Өметбаева, И. Вәлиуллин) 12 спортчы катнашты. Көч сынашучы 120 спортчы арасында...

3 мартта Буада дзендо буенча II республикакүләм ачык турнир үтте. Ул хез­мәт вазифаларын үтә­гәндә һәлак булган эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренә багышланган иде. Каратэ, бокс һәм көрәш алымнарын берләштер­гән бу спорт төрендә районнан тхэквондо һәм самбо түгәрәкләрендә шө­гыльләнүче (тренерлары Г. Өметбаева, И. Вәлиуллин) 12 спортчы катнашты. Көч сынашучы 120 спортчы арасында апаслылар да югалып калмадылар, нәтиҗәләре белән сөендерделәр. Ранис Бор­һанов, Эльдар Ильин, Альбина Сәлимуллина үз категорияләрендә беренче, Руслан Миндыгулов - икен­че, Адилә Салаватуллина - өченче урынны яуладылар. Беренчелекне алучылар Татарстан Республикасының дзендо буенча җыелма командасына керделәр һәм апрель аенда узачак Бөтенроссия чемпионатына сайландылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: соревнования дзендо