Юл сакчылары төнге Апас урамында салмыш шофер белән очрашкан
Бәйрәмчә кәефтә руль артына утырган гүзәл зат төнге Апас урамында рейдлар узуы хакында аз гына да уйламаган.
(19 апрель, “Апастово-информ”).
Япь-яшь хатын-кыз салмыш килеш “Лада-Калина” машинасына утырып юлга чыккан. Җиңел уйлап ялгышкан, күрәсең.
“Әлеге хатын-кызның көне уңышсызрак тәмамланды. Төнге сәгать 11дә үзенең хаталары өчен үкенергә туры килде. Хәзер аңа 30 мең сум күләмендә штраф һәм 1,5 ел правасыз калу куркынычы яный”, - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Закон һәркемгә бердәй. Хаталандың икән, ир кешеме син, хатын-кызмы, яшьме яки өлкән яшьтәме, җавап бирергә туры киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев