Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Яшь һәм сәламәт буласың килсә

"Кечкенәдән тынгысыз, шук идем. Мәктәптә укыганда минем бу "сыйфатларымны" физкультура укытучысы, остазым Таһир абый Халитов тиз күреп алды һәм төрле ярышларда катнаштыра башлады, дөресрәге, спортка мәхәббәт тәрбияләде", - ди Апас мәктәбенең физкультура укытучысы Мәдинә Зыятдинова. Мәктәпне тәмамлагач остазы киңәше белән ул Тәтеш педтехникумына юл тота. Укып кайткан яшь белгечне Русак...

"Кечкенәдән тынгысыз, шук идем. Мәктәптә укыганда минем бу "сыйфатларымны" физкультура укытучысы, остазым Таһир абый Халитов тиз күреп алды һәм төрле ярышларда катнаштыра башлады, дөресрәге, спортка мәхәббәт тәрбияләде", - ди Апас мәктәбенең физкультура укытучысы Мәдинә Зыятдинова. Мәктәпне тәмамлагач остазы киңәше белән ул Тәтеш педтехникумына юл тота. Укып кайткан яшь белгечне Русак мәктәбенә эшкә билгелиләр. Коллектив белән дә, укучылар белән дә уртак телне тиз таба, төрле бәйгеләр оештырып барысын да спортка тарта. Шул ук вакытта читтән торып пединститутның физкультура факультетында югары белем алырга да өлгерә. Кайдагы гына эшләсә дә сынатмый. Гаилә хәле буенча китеп Яшел Үзән районында укытканда да гел макталып тора. "30 ел йөгерәм, йөгертәләр. Туктарга исәбем юк әле", - ди ул, елмаеп. Туган төбәгенә - Апас мәктәбенә эшкә кайтуына да 13 ел вакыт узган. Волейбол, җиңел атлетика буенча үткәрелгән бәйге уңышларында Мәдинә Зыятдинованың өлеше бихисап. Хезмәте дә хөрмәтләнә аның. Мактау кәгазьләренә, Дипломнарына район башлыгының Гранты да өстәлде. Ә иң зур бүләк - укучыларының рәхмәте. Таләпчән, кырыс дисәләр бик яраталар, хөрмәт итәләр аны. Күңеле сизгер, мәрхәмәтле икәнен беләләр. Гаиләсендә дә бәхетле әни, дәү әни ул.

"Хәзер күпләр ничек ябыгырга, ничек яшәрергә икән дип аптырыйлар. Киңәшем бик гади: йөгерегез, йөзегез, волейбол уйнагыз, гомумән, спорт белән шөгыльләнегез. Шул чакта үзегезне тагын да яхшырак хис итәрсез", - ди җыйнак гәүдәле, тынгысыз, җитез, һаман да яшь Мәдинә ханым Зыятдинова.

Гөлзада Гатауллина. Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: физкультура укытучысы укытучы