Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Яшьләр әнә шулай остара

    7 апрельдә Апаста Марсель Ногманов Күчмә Кубогына һәм призларына чираттагы көрәш турниры үткәрелде. Команда беренчелегендә алдан 3 ел рәттән үткәрелгән бу бәйгедә Апас мәктәбе командасы җиңгән иде. Турнир шартларында каралганча, рәттән 3 җиңү өчен яуланган Күчмә Кубок Апас мәктәбендә мәңгелек саклауга калдырылды. Хәйрияче үз исемендәге турнирга яңа Кубок булдырган иде...

    7 апрельдә Апаста Марсель Ногманов Күчмә Кубогына һәм призларына чираттагы көрәш турниры үткәрелде. Команда беренчелегендә алдан 3 ел рәттән үткәрелгән бу бәйгедә Апас мәктәбе командасы җиңгән иде. Турнир шартларында каралганча, рәттән 3 җиңү өчен яуланган Күчмә Кубок Апас мәктәбендә мәңгелек саклауга калдырылды. Хәйрияче үз исемендәге турнирга яңа Кубок булдырган иде һәм анысын да команда беренчелегендә җиңүче булып калган Апас мәктәбе командасы отты. Афәрин, Апасның яшь баһадирлары!

    Иң яшь көрәшчегә аерым бүләк

    Апас мәктәбе зур спорт залында киң күңелле химаяче, Борнашта туып-үскән Казан эшмәкәре Марсель Ногманов үткәргән чираттагы дүртенче көрәш турнирында аерым номинацияләр буенча да бүләкләргә лаек булучылар бар иде.

    Менә алар:

    Бәйгедә катнашкан 9 гына яшьлек Ранил Галкин (Болынбалыкчы). Ярыш хөкемдары бил алышны башлап, 3 секундта көндәшен чиста җиңү белән сыртына салган Раил Шәйхуллин (Апас аграр көллияте). "Җиңүгә омтылыш өчен" - Инзил Солтанбеков (Апас). "Актив катнашу өчен" - Равис Бакиров (Ындырчы). Бәйгенең иң яхшы, гадел алымнар күрсәткән яшь баһадиры - Ислам Салавиев (Апас). Апас балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең иң өметле яшь көрәшчесе Булат Салаватуллин үз үлчәү категориясендә Татарстан чемпионы титулын дәгъваларга лаек дип игълан ителде.

    Теги: курэш
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: