Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

1 октябрь – Халыкара өлкәннәр көне

Хөрмәтле өлкәннәребез!

Сез – тормышның төрле авырлыкларын үз йөрәгегездән кичергән кешеләр. Өлкән буын кешеләре – зирәклек чыганагы, белем һәм тормыш тәҗрибәсен саклаучылар. Тормышта авыр минутлар булганда, киңәш сорап сезгә мөрәҗәгать итәбез, сезнең белән шатлык, уңышларыбыз турында уртаклашыбыз. Сез районыбыз, гомумән, илебез данын күтәрдегез. Сез илгә лаеклы уллар-кызлар үстердегез, бүген уңай тормыш тәҗрибәсен оныклар, оныкчыкларга тапшырасыз.
Кадерле өлкәннәр! Фидакарь хезмәтегез, бәяләп бетергесез тормыш тәҗрибәгез өчен зур рәхмәтемне белдерәм. Якыннарыгызның, яшь буынның яратуын, кайгыртуын тоеп яшәгез. Сезгә сәламәтлек, бәхет, озын гомер телим.
Равил Хисаметдинов, Апас муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев