Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

100 яшьлек Мәрзия әби Сабитова: “Яшисем килеп яшим“

Апаста яшәүче Мәрзия әби Сабитова 20 мартта 100 яшьлек гомер бәйрәмен каршы алды.

(Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ“).



Бер гасырлык гомер юлы узган Мәрзия әбине район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров, Апас шәһәр тибындагы поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Фәнис Шәрәфетдинов тәбрик итеп, изге теләкләрен юлладылар. Әбигә Ил башлыгының Котлау хаты, Республика Президентының, район башлыгының Котлау открыткалары, бүләкләр, чәчәк бәйләме тапшырылды.  "Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел“ юбилей  медале дә аның өчен иң зур бүләк булды.

Мәрзия әби кызы Фирдәвес, кияве Рафыйкның олы тәрбиясендә яши. Аның әле күзләре күрә, колаклары ишетә. Аякларында авыррак йөрсә дә, мунчаларга җитәкләп үз аякларында алып баралар.

Мәрзия әби тормышның барлык михнәтләрен күргән. Урман кисү, окоп казу эшләре дә читләтеп узмаган аны, тракторда да эшләгән. Сугышта аягын калдырып кайткан тормыш иптәше белән бер кыз, дүрт егет тәрбияләп үстергәннәр. Дөньяның авыр йөге аның җилкәсендә булган.

“Әнинең беркайчан хастаханәгә барганы, дару эчкәне юк. Ул ашауга талымсыз, ит ярата. Гел хәрәкәттә, эштә булырга тырышты. Сабырлыгы, пөхтәлеге, чиста күңелле булуы белән дә аерылып тора. Аның беркайчан зарланганы, уфтанганы юк“ – диделәр Фирдәвес апа белән Рафыйк абый.

Мәрзия әби матурлыкны ярата. Балаларына рәхмәтле булып яши. 100 яшькә җитүенә әле ышанып та бетми.
“Ул кадәр гомер узмагандыр. Якты дөньядан бер дә китәсем килми. Яшисем килеп яшим“, – ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев