Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

102 яшьлек Майтап әби Зәйнетдинова озак яшәвенең серен ачты

Акъәби бүген 102нче гомер бәйрәмен каршылады.

(15 июнь, “Апастово-информ”).


Гомере буе хезмәт сөеп яшәгән акъәби бүген дә тик утырмый. Чисталык-пөхтәлек булганны ярата. Үзе дә йортын, хуҗалыгын матур, чиста, төзек тотарга тырыша.
-Без – уңган, тырыш нәсел. Балаларым, оныкларым эшкә бик булганнар, - ди акъәби.
Озак яшәүнең серен дә ул нәкъ менә хәрәкәттә, хезмәттә күрә. Бик күп авырлыклар аша узса да, әби гүзәл яшьлеген һәр мизгелен сагынып искә ала.
-Ялкаулана белмәдек, гел эштә булдык. Гомерем хезмәт белән үтте. Ничек кенә авыр еллар булса да, яшьлегемне сагынам. Бүгенгемнән канәгать булып яшим, - ди әби.
Гасыр чиген узган әби, чыннан да, бик күпне күрә. Шулай да сыгылдырып сынаган язмышына баш ими, сер бирми. Батыр йөрәкле, эшкә уңган, тырыш Майтап әби юлында чораган киртәләрне дә хезмәт белән җиңә.
–Без күргәннәр хәзер бер төш кебек кенә. Сугыш чоры авырлыклары хәтердә еш яңара. Биябаш авылы янына окоп казырга җибәрделәр. Яшь кенә кызлар ир-атлар хезмәтен башкардык. Аннан урман кисү эшенә алдылар. Ул вакытта бит поездлар утын белән ягыла иде. Без юан-юан агачларны кистек, озын-озын бүрәнәләрне күтәреп ташыдык, ярдык. Кул пычкысы белән көннәр буе эшли идек. Ат җигеп тә эшләдек. Печән, чәчүлек ташый идек. Үзебез - ач, атларыбыз хәлсез. Ат урынына җигелеп арба тарткан вакытлар да булды, – дип әрнеп сөйли әби.
Майтап әби Зәйнетдинова тормыш иптәше белән 50 ел тату, матур гомер кичерәләр,10 балага гомер биреп, 9 бала тәрбияләп үстерәләр. Тормыш иптәше сугыштан аягын югалтып, тән һәм җан яралары белән кайта.
Майтап әби балаларының, якыннарының хөрмәтен, тәрбиясен тоеп яши. Балалары һәрчак кайтып, булышып торалар, ялгызлыгын сиздермәскә тырышалар.
Майтап әби үз аягында йөри, барысын да аңлый.
“Тик соңгы вакытта зиһене чуалгалап ала. Колакларым да начар ишетә башлады. Тик шулай да, зарланмыйм. Аллаһы Тәгаләмә шөкер кылам. Тормышымнан бик канәгать”, - ди ул.
Майтап әби Зәйнетдиновага гомер бәйрәме уңаеннан ихлас тәбрикләүләр юлланды. Акъәбигә район башлыгы Равил Хисаметдиновның Котлау хаты, чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләк тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина һәм Олы Бакырчы авылы җирлеге башлыгы Фәрит Вәлиев ихлас теләкләрен ирештерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев