Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

10нчы август – Апас районы 90 еллыгын билгеләп үтә

Бүген районыбыз оешуга - 90 ел уңаеннан бәйрәм чаралары узачак.

(10 август, “Апастово-информ“).


Бәйрәм уңаеннан 12.00 сәгатьтә Апас үзәк ял паркында концерт тәкъдим ителә. Кич белән 18.00 сәгатьтә район мәдәният йорты каршында бәйрәм Зәлидә уеннары белән дәвам итәчәк.

Шулай ук бәйрәм кысаларында яңа төзекләндерүдән соң Каратун һәм Биеш мәктәпләре ачылачак. Апас Туган якны өйрәнү музеенда юбилейга карата күргәзмәләр оештырыла, Яр буенда укытучыларның Спартакиадасы узачак, “Туган ягым-минем тормыш чыганагым“ дип исемләнгән хезмәт ветераннары белән очрашу көтелә, район үзәк хастаханәсендә медицина хезмәткәрләре хөрмәтләнәчәк. (0+)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев