12 августта Апаста физкультурачылар көне үтә
Районда быел да физкультурачылар көне зурлап билгеләп үтелә.
(11 август, “Апастово-информ”).
10.00-10.30 сәгатьләрдә районның үзәк ял паркында спорт флешмобы, квест – спорт уены һәм скандинавия йөреше оештырыла.
Бәйрәм 14.00 сәгатьтә Апасның Яр буенда дәвам итә. Спорт белән дус райондашларны район башлыгы Айрат Җиһаншин котлый.
Бүләкләүләр, тәбрикләүләр җыр-моңнар белән үрелеп барачак. Шулай ук спорт уеннары һәм ГТО нормативлары тапшыру да программада каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев