Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

12 июль – Россия почтасы көне

Араларны якынайтып, элемтәләрне ныгытуда почтаның әһәмияте зур.

Почта хезмәткәрләре райондашларга мөһим хезмәт күрсәтә. Алар хатлар, вакытлы матбугат, пенсияләр һәм пособиеләр илтеп тапшыру, акча күчерүләрне, коммуналь һәм башка төрле түләүләрне кабул итү, газета-журналларга яздыру кампаниясе алып бару, шул ук вакытта халыкны беренчел кирәк-яраклар белән тәэмин итү буенча җаваплы эш башкара. Районның социаль мәсьәләләрен хәл итүгә дә өлеш кертә. Почта хезмәте яңалык кичерсә дә, һәркем файдалана алырлык элемтә чарасы булып кала. Почта элемтәсе хезмәткәрләреннән зур җаваплылык, халык белән уртак тел табу таләп ителә. Хөрмәтле почта хезмәткәрләре, тармак ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм! Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, имин тормыш телим. 
Равил Хисаметдинов, 
Апас муниципаль районы башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев