Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

17 ноябрь – юл-транспорт һәлакәтләрендә вафат булучыларны искә алу көне

Берләшкән Милләтләр Оешмасы резолюциясе нигезендә, 2005 елның 26 октябреннән башлап, ноябрь аеның өченче якшәмбесе ел саен Бөтендөнья юл-транспорт фаҗигаларында һәлак булучыларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә.

Аның максаты - киң җәмәгатьчелекне юл куркынычсызлыгы мәсьәләләренә юнәлдерү, юллардагы үлем-җитемнәрне, тән җәрәхәте алу очракларын киметү, закон, кагыйдә бозучыларга каршы чыгу.
Шушы уңайдан, районда 14 ноябрьдән 20 ноябрьгә кадәр төрле профилактик чаралар уза. Мәктәпләрдә Бердәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы көне оештырыла. Бу көнне укучылар “Мин юлның яшь сакчысы“ флешмобында, юл кагыйдәләрен белү дәрәҗәсен тикшерү буенча викториналарда, төрле акцияләрдә катнаша. Апас мәктәбенең “Яшь юл инспекторлары“ төркеме дә укытучылары Раилә Гатауллина җитәкчелегендә юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары белән берлектә рейдка чыкты.
–Мәктәп янында иртән машиналар өермәсе күзәтелә. Шул ук вакытта җәяүлеләр дә укырга, эшкә ашыга. Укучылар белән бергәләп төрле белешмәлекләр тараттык, юл-транспорт фаҗигаларында һәлак булучыларны искә алу көне турында исләренә төшердек, караңгы вакытта юлларда йөргәндә киемнәрдә яктылыкны кире кайтаручы элементлар булырга тиешлеген искәрттек, – ди Раилә Гатауллина.
Юллар ялгышларны кичерми дип еш кабатлыйбыз. Еш кына аянычлы хәлләрне ишетеп өзгәләнәбез, гыйбрәтләнәбез. Ләкин шоферлар ялгышы белән һәлакәтләр, югалтулар кабатланып тора. Еш кына бер гаепсез кешеләрнең гомере өзелә.
–Дөрес тизлек сайламау, ашыгып каршы як юлга чыгу, тиешсез җирләрдән юлны кисү – һәлакәтләргә китерүче төп сәбәпләр. Төзексез машина белән юлга чыгу да гомерләрне куркыныч астына куя. Районда соңгы 10 айда 11 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 13 кеше зыян күргән, 3 кеше үлгән. Гомерләр бик кадерле, сәламәтлек тә кыйммәт. Юлларда сак булсагыз, бер-беребезне хөрмәт итеп, саклап яшәсәк иде, – ди юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе җитәкчесе Румбик Гәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев