Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

2 меңнән артык татарстанлы коронавирустан соң реабилитация узган

Республиканың 52 тернәкләндерү үзәге Covid-19дан соң сәламәтлекне ныгытырга ярдәм итә.

(27 октябрь, “Апастово-информ”).


Татарстанда яңа коронавирус чирен кичергәннән соң, якынча 2,2 мең кеше реабилитация узган. Бу хакта “Татар-информ” матбугат агентлыгына Республика Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина реабилитациясе буенча штаттан тыш баш белгече һәм Казан Дәүләт Медицина Академиясенең реабилитология һәм спорт медицинасы кафедрасы мөдире Резеда Бодрова хәбәр иткән.
“1нче октябрьгә булган мәгълүматларга караганда, республикада 52 сәламәтләндерү үзәгендә 2,2 мең пациент вирус белән авырудан соң, реабилитация узган”, - диде спикер.
Бодрова сүзләренә караганда, Петровскидагы “Нехама” шифаханәсендә, шулай ук, татарстанлыларга вирустан соң, тернәкләнергә ярдәм итәләр.
Дәүләт гарантиясе буенча 100 урын бүленгән. Шифаханәдә 30 кеше инде сәламәтлеген ныгыткан. Иң мөһим - реабилитация мәҗбүри медицина иминият полисы буенча үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев