Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

20 июнь – медицина хезмәткәрләре көне

Дөньяда кеше сәламәтлегеннән һәм гомереннән дә кадерлерәк бер нәрсә дә юк. Бу – безнең төп байлыгыбыз һәм бәхетебез. Шуңа күрә сезгә – ак халатлы игелек ияләренә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәбез.

Табибларның, шәфкать туташларының күбесенә бәйрәм көнендә дә хезмәт урыннарында булырга туры килә. 
Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре! Сезнең эшегез аеруча җаваплылык таләп итә һәм аерым хөрмәткә лаек. Сез кешеләргә сәламәтлекләрен генә түгел, ә көчләрен дә, үз-үзләренә ышанычларын да кире кайтарырга булышасыз. Бүген сәламәтлек саклау системасында күп нәрсә үзгәрә – дәвалау учреждениеләребезнең базасы яхшыра, табибларга һәм шәфкать туташларына һөнәри яктан үсү өчен яңа мөмкинлекләр ачыла. Бу медицина хезмәткәрләрен тагын да зуррак нәтиҗәлелек белән эшләргә мөмкинлек бирә. 
Хөрмәтле сәламәтлек саклау хезмәткәрләре һәм ветераннар! Һөнәри бәйрәмегез – медицина хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән тәбрик итәм. Сезгә һөнәри уңышлар һәм имин тормыш телим. Сәламәт яшәү шатлыгы бүләк иткән пациентларыгызның елмаюлары һәм рәхмәтләре сезгә иң зур бүләк булсын! 
Равил Хисаметдинов, Апас муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев