Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

21 апрель – җирле үзидарә органы хезмәткәрләре көне

Авылның яшәеше, социаль-икътисади көнкүреше турыдан-туры аларга барып тоташа. Алар оста оештыручы да, психолог та, әңгәмәче дә, идарәче дә булырга тиешләр. Кешеләрнең гозер-үтенечләрен тыңлау, аларны борчыган мәсьәләләрне чишү зур сабырлык, тырышлык таләп итә. Бүгенге көндә җирлекләрдә халык мәнфәгатьләрен кайгырту иң алгы планга куела.

Районыбызның матурлыгына, төзеклегенә битараф булмаган, халыкка яшәү өчен уңайлыклар тудыруга омтылган өчен җирле үзидарә органнары ветераннарына, авыл җирлеге башлыкларына, хезмәткәрләренә һәм халыкка чын күңелдән рәхмәтемне җиткерәм! Сезгә ныклы сәламәтлек, муллык, гаилә бәхете, бетмәс энергия, авыр һәм җаваплы эшегездә уңышлар телим.
Равил Хисаметдинов, муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев