25 март – мәдәният хезмәткәрләре көне
Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре һәм тармак ветераннары! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм.
Үз тормышын мәдәнияткә багышлаган, мәңгелек кыйммәтләрне-традицияләрне һәм мирасны саклап калуга өлеш керткән, райондашларга рухи азык өләшкән һәркемгә исәнлек-саулык, озын гомер, күңел тынычлыгы телим.
Сез башкалар ял иткәндә дә эшлисез, кешеләргә күңел байлыгы өләшәсез. Нәтиҗәле хезмәтегез киләчәктә дә күпмилләтле мәдәни традицияләрен саклап калуга өлеш кертсен иде.
Луиза Сафина,
район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев