Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

25 майга һава торышы һәм ай календаре

25 майда аязучан болытлы һава торышы көтелә.

Урыны белән яңгыр көтелә. Көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка күчүчән җил, уртача тизлектә.

Төнлә һава температурасы +1..+6 градус, урыны белән -1 градуска кадәр кырау төшәргә мөмкин. Ә көндез һава температурасы +11..+16 градус фаразлана.

Кимүче ай, ай балык йолдызлыгында.

Бүген агач утырту һәм артык ботакларын кисү өчен уңай көн түгел. Үсемлекләргә органик ашлама кертергә була. Бәрәңге, суган, сарымсак, редис, шалкан, чөгендер, кишер, петрушка, селдерей утырту өчен уңышлы көн санала. Томат, борыч, баклажан, кыяр үсентеләрен теплицага яки парникка, ә ташкабак, кабак, патиссон үсентеләрен туфракка утыртырга була. Чүп үләннәрен утарга мөмкин, бакча җиләген, җиләк-җимеш агачларын һәм куакларын, күпьеллык чәчәкләрне ашларга кирәк.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/25-maiga-hava-torysy-ham-ai-kalendare-5853228

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев