Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

32 яшьлек егет 74 яшьлек әбигә өйләнгән һәм фатирлы да булган

Бу мәхәббәт тарихы 4 ел әлек башланган.

 Таҗикстаннан Мәскәүгә эшкә килгән 28 яшьлек Анзур ялгыз яшәүче 70 яшьлек бер әби белән танышкан. Ул олы кешегә гел ярдәм итәргә тырышкан, бергә паркка йөргәннәр, кибеткә дә бергә барганнар. Илле ел бергә яшәгән күрше-күләннәре әбигә шаккаткан: шушы яшькә җитеп, оныгы яшендәге егетнең мәхәббәт сүзләренә ышанырсыңмы? Русча яхшы белмәсә дә, Анзур әбинең йөрәген эретерлек матур сүзләрен таба алган күрәсең. Бер ел элек бердәнбер кызы кинәт чирләп, гүр иясе булгач, бәлки ялгыз калудан да курыккандыр. Берүзе тәрбияләп үстергән 45 яшьлек кызы кияүгә чыга алмаган, оныклары да юк. Анзурны очрап, кайгылы вакытында юаныч һәм терәк булырдай итеп тойгандыр, күрәсең. Тиздән "яшьләр" ЗАГСка барып язылышканнар.   Анзур әбинең гомере буе яшәгән өч бүлмәле фатирын сатарга тәкъдим иткән һәм күрше урамда гына бер бүлмәле фатир сатып алырга үгетләгән. Калган акчаларын егет үзенә алган. Әби ризалашкан. Мәхәббәт өчен нәрсә генә эшләмәссең!  Кара күзләрдән яман сүзләрдән качасы килгәндер инде әбинең дә.   Яңа фатирга урнашкач, алар күрше-күләннәр белән аралашмаганнар. Бергә күрүчеләр егетне улы дип уйлаган. Өйләнешеп, 4 ел дигәндә әби өендә йөрәк өянәгеннән вафат булган.   Полиция һәм ашыгыз ярдәм килеп тикшергән, әбинең бер күгәргән җире дә булмаган - гомере беткән. Хатыны үлгәч, фатир яшь кияүгә калган.   Менә шундый фатирлы-мәхәббәт тарихы. Мәскәүдә ни генә булмас! 

Ләйсән КАСПРАНОВА 

Чыганак: https://matbugat.ru/news/?id=36967

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев