Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“600 грамм ипи алу өчен кара тир түгәргә кирәк иде“, ди Хәлимә әби Исмәгыйлева

Кече Болгаерда яшәүче Хәлимә әби Исмәгыйлева 95 яшьлек юбилеен каршылады. Аңа Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгының Котлау открыткасы, бүләкләр тапшырылды.

(20 октябрь, “Апастово-информ“).


“Хәлимә апа – авылның тере тарихы. Үткәннәр түкми-чәчми аның хәтерендә саклана. Күпне күргән, бар гомерен хезмәткә багышлаган авылдашыбыз ул“, – ди Олы Болгаер авыл җирлеге башлыгы Зилә Сәйфуллина.

Бик күп чордашлары кебек үк, Хәлимә әбинең дә яшьлеге җиңел генә узмаган. Урман кисү, окоп казулар, торф чыгару һәм башка авыр хезмәтләр аның да үзәгенә үткән.

–Ябалак, Морзалар, Карамасар, Әтрәч, Тәтеш урманнарында агач кискән вакытлар мәңгегә хәтердә калды. 600 грамм ипи алу өчен бик күп тырышырга, кара тир түгәргә кирәк иде. Аннан фермада эшләдем, атлар карадым, салам төядем, – ди ул үзе.

“Хәлимә хат тарата, үз эшен бик ярата“, – дигән шигырь юлларын ишетмәгән кеше бар микән? Әлеге юллар нәкъ тә Хәлимә апа Исмәгыйлевага атап язылган. Чөнки ул 30 ел гомерен почта эшенә багышлаган. Шуның 8 елында газета-журналларны Борнаштан алып кайтып тараткан.

Хәлимә әби бүген ялгызы гына гомер кичерә. Инде сәламәтлеге дә үзен нык сиздерә. Шулай да ул үз-үзен йөртә. Яңалыклар белән танышып бара, телевизор карый, газеталар укый. Чордашлары, хезмәттәшләре, авылдашлары, тирә-күршеләре аның янында булып, хәлен белергә, ярдәм итәргә тырыша. Хәлимә әби үзе дә телефон аша аларның хәлләрен белеп ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев