Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

7нче февральдә Казаннан журналистлар киләчәк, ә 19нчы февральдә "Өмет йолдызы" фестивале гөрләячәк...

Кайбер вакыйгалар онлайн-форматта узачак.

(25 гыйнвар, “Апастово-информ”).


Һәр елны 21нче февраль Халыкара туган телләр көне буларак билгеләп үтелә. Татарстанда бу көнгә багышлап 170 мәдәни чара оештырылачак. Бу хакта Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында Халыкара туган телләр Көне айлыгына багышланган матбугат конференциясендә Татарстанның мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин хәбәр итте.
“Мәгариф һәм фән министрлыгы, мәдәният министрлыгы белән берлектә Халыкара туган телләр Көнен билгеләп үтү планы төзелде. Бу уңайдан күптөрле чаралар планлаштырылган”, - дип сөйли Дамир Натфуллин.
Кайбер чаралар онлайн-форматта узачак.
Апас районында 7нче февраль көнне мәгариф өлкәсендә “Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы”на старт бирелә. Уку йортлары, балалар бакчалары катнашында туган телләргә багышланган зур чара узачак. Ул көнне Ульян шәһәреннән якташыбыз Рәмис Сафин да кайтачак. Туган телләр, бердәмлек темаларына мәгънәле чыгышлар булачак. Шулай ук республика газеталарыннан журналистлар, корреспондентлар да Апаска кунак булып киләчәк һәм үз фикерләрен әйтәчәк. Бәйрәм кичәсе татар, рус, чуваш телләрендә җыр-моңнар, биюләр белән бергә үрелеп барачак.
19нчы февраль көнне районда тагын бер күләмле чара көтелә. Бу көнне районыбызда зонакүләм “Өмет йолдызы” фестивале гөрләячәк. Фестиваль 7 район вәкилләре катнашында узачак һәм ул мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырылачак. Туган телләрне, гореф-гадәтләрне саклап калу, халыклар арасында үзара бердәмлекне ныгыту - фестивальнең төп максатлары булып тора. Үзешчәннәр милли костюмнардан чыгышлар ясаячак. Көндез башланып киткән фестиваль кич Гала-концерт белән тәмамланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X