Әҗем авылында Бөек Җиңүнең 79 еллыгы билгеләп үтелде
Әлеге уңайдан Батырлар һәйкәле янында митинг узды.
(8 май, "Апастово-информ").
Митинг барышында Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә, сугыш чоры балаларына рәхмәт сүзләре яңгырады. Районның социаль фонд җитәкчесе Илгизәр Вәлиәхмәтов район башлыгының котлауларын җиткерде.
"Бәйрәм өч авылда да уза. Әҗем авылында өлкәннәр, яшь һәм урта буын катнашты. Хәтер яңартып, ветераннар истәлегенә венок куелды", - ди Әлмәндәр авыл җирлеге башлыгы Ранис Әхмәтшин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев