Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Аферистлар һәрчак уяу

Банк исеменнән шалтыратып алдау - иң җәелгән ысул.

(26 май, “Апастово-информ”).


Халыкны алдауның киң җәелгән ысулы - банк исеменнән шалтыратып, кемдер сезнең исәптән акча күчермәкче була, яки акча алмакчы була дип, хәбәр җибәреп алдау. Мондый шалтырату һәрвакыт уяулыкны сорый.


“Күбрәк 30 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне алдый аферистлар. Гомуми алганда, 30 яшьтән өлкәнрәк алданучылар 40 проценттан артыкны тәшкил итә”, - дип сөйләде Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстан эчке эшләр министры урынбасары Владимир Изаак.


Гадәттә, мошенниклар кешегә берничә конкрет сорау бирәләр икән. Алар теләсә нинди ысул белән синең банк картаң турындагы информацияне алырга җан талашалар. Аеруча, картаның арткы ягында күрсәтелгән куркынычсызлык кодын белмәкче булалар.


“Министр урынбасары республика халкына мөрәҗәгать итеп, үзләренең банк картасы турындагы мәгълүматларын, аеруча картаның арткы ягындагы өч санны беркемгә дә әйтмәскә чакырды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев