Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Әгәр күктә тулган Ай кызарып торса...

Бүген тулган Айның энергиясе бик көчле булачак.

  Бүген күктәге тулган Айны күзәтегез, дуслар. Ул кызарып торса , көчле җил чыгачак, дигән сынамыш бар халыкта.
  Бүген, 12 февральдә, күктәге Ай Мәскәү вакыты белән 16:54 сәгатьтә туп-тулы булачак. Әмма искә алган булсагыз, кичә кичне күк йөзендә Ай түп-түгәрәк күренде һәм берничә көн дәвамында ул безгә шулай кебек тоелачак әле. Ай бу вакытта Арыслан билгесендә булачак. Шуңа да тулы Айның энергиясе бик көчле.
“Февральдә тулган Айны “Карлы ай” дип атыйлар, чөнки бу кар ява торган һәм бураннар вакыты. Карлы ай вакыты — яңа башлангычлар вакыты да. Бу— Кояш белән Айның капма-каршы билгеләргә күчкән көне”, — дип билгели астролог, астронумеролог Наталья Дмитриева.
  Уңышка ирешү өчен бу көннәрдә Арысланның куәтен кирәкле юнәлешкә юнәлтергә тырышыгыз, ди белгечләр. Бүген үзегезгә шатлык китерә торган эшләр белән шөгыльләнегез. Үзегез өчен вакытыгызны кызганмагыз. Күптән теләгән әйберегезне сатып алыгыз, тәмле ризык белән сыйланыгыз, массаж ясатыгыз, саф һавада йөрегез, рәхәтләнеп ял итегез. Үзегезне күрсәтегез! Тулган Ай Арысланда булганда, үз идеяләрең белән уртаклашу, сәләтеңне күрсәтү һәм казанышларың турында белдерү өчен менә дигән вакыт.
  Башкалар турында да уйланыгыз. Арыслан — юмарт билге. Мохтаҗларга ярдәм итегез, мәрхәмәтле һәм кайгыртучан булыгыз.
Тулган Ай вакытында кешеләр нервлы һәм ярсу, борчулы булырга мөмкин. Бу чорда хроник авырулар кискенләшә, йокысызлык җәфалый. Аяк-кул сыну куркынычы бар, шуңа күрә аяк астына карап йөрегез.
  Астрологлар кисәтүенчә, бу чорда мошенниклар һәм аферистлар калкып чыгуы, телефоннан алдану куркынычы да бик көчле булачак. Шуңа күрә берничә көн — тулы Айга кадәр һәм аннан соң ике көн аеруча сак булыгыз.

Чыганак:https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2025-02-12/g-r-k-kt-tulgan-ay-kyzaryp-torsa-4118320?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601

Фото:https://ru.freepik.com/free-photo/full-moon-dark-night-sky_13123395.htm#fromView=search&page=1&position=12&uuid=166aa21e-cd26-4be1-a638-639aa0dfb5ae&query=%D0%BB%D1%83%D0%BD%D0%B0

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев