Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Аграр көллият коллективы республика бәйгесендә җиңү яулады

Апас аграр көллияте Идел буе халыклары республика бәйгесенең "Әбием сандыгы" номинациясендә җиңү яулады.

Казан шәһәрендә бүләкләү тантанасы үтте. Остазлар Ландыш Гафурова, Талия Абдрахманова, студентлар Луиза Насретдинова һәм Раил Җиһангиров бирегә күргәзмәне тәкъдим иттеләр. Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгыннан килгән дәрәҗәле кунаклар күргәзмәне югары бәяләде. Бүләкләү тантанасында райондашларыбыз исеменә җылы сүзләр яңгырады.
“Әби-бабаларыбыздан килгән мирасны, ядкәрләребезне саклыйк һәм буыннан-буынга бергәләп тапшырыйк“, – ди Ландыш Гафурова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев