Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Аграр көллият зур үзгәрешләр кичерде

Апас аграр көллиятенең уку бинасында һәм тулай торакта киң колачлы төзекләндерү эшләре башкарылды.

(1 сентябрь, “Апастово-информ“).


Аграр көллият директоры Илгизәр Нигъмәтҗанов сүзләренчә, 45 еллык тарихы булган аграр көллияттә яңа уку елын 211 студент башлап җибәрде. Беренче курска алар 45 студент кабул итеп алган.

“Сезнең коллективта икеләтә шатлыклы көн. Төзелеш эшләренең беренче этабы тәмамланды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән 80 миллион сумлык эш башкарылды. Эшләр киләсе елда да дәвам итәчәк. Киләчәктә биредә ресурс үзәге ясап, техник-материаль базаны яңартып, яңа һөнәрләр үзләштерү мөмкинлеге дә булачак дигән максат белән эшлибез“, – диде район башлыгы Равил Хисаметдинов Белем бәйрәме белән тәбрик итеп.

“Ак барс“ банк идарәсе җитәкчесе Зөфәр Гәрәев Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның бәйрәм котлавын ирештерде. Аграр көллияткә дә буш кул белән генә килмәгән иде ул. 50 мең сумлык Сертификатны тантана барышында тапшырды.


Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов районга эшче көчләр, яшь кадрлар һәрчак кирәк булуын ассызыклады. Студентларны да язмышларын туган төбәкләре белән бәйләргә, районыбыз үсешенә өлеш кертергә чакырды.

Аграр көллияттә уку бүлмәләре, коридорлар, спорт залы, ашханә тулысынча яңарган, җиһазланган. Бар җирдән яктылык, матурлык, уңайлылык чагыла.

Ерак авыллардан килеп белем алучы студентлар өчен мөмкинлекләр зур. Белем көнендә аграр көллиятнең заманча тулай торагы да үз ишекләрен ачты.

Бина ишекләрен ачканнан соң, студентлар бүлмәләргә урнашты. Алар да бинаны күреп рәхмәтләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев