Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Айрат Фәррахов: Татарстан Конституциясе республиканың бүгенге уңышына ирешүдә корал булды

Татарстан Конституциясе – халыкара мәйданда да, Россиянең эчендә дә республиканың бүгенге уңышына ирешүдә төп коралларның берсе. РФ Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Айрат Фәррахов шундый фикерен белдерде.

  «Татарстан Республикасының Төп законы иң авыр вакытта, Советлар Союзы таркалган чорда әзерләнде, бөтен халык катнашында аның буенча фикер алышулар үткәрелде. Ул вакытлар СССР территориясендә яшәгән барлык кешеләр өчен зур фаҗига иде. Хәзер без моңа тулысынча бәя бирә алабыз», - диде Фәррахов «Татар-информ» агентлыгына.

  Парламентарий ул вакытта динара низаглар килеп чыгу куркынычы зур булуын искәртте.

  «Татарстан Конституциясе хокукый коралга әверелде, аның ярдәмендә фикер каршылыкларын бетерүгә һәм ТР территориясендә яшәүче барлык милләтләр һәм халыклар үсеше өчен уңайлы мохит тудыруга ирешелде», - дип өстәде ул.

  Фәррахов сүзләренчә, Төп закон икътисади үсеш өчен нигез дә булдырды.

  Чыганак:https://tatar-inform.tatar/news/airat-farraxov-tatarstan-konstituciyase-respublikanyn-bugenge-unysyna-iresuda-koral-buldy-5895888

  Фото:© «Татар-информ», Михаил Захаров 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев