Айрат Җиһаншин: “Барыгызны да туган төбәгебездә көтеп калабыз”
Апаста район башлыгы чыгарылыш укучылары белән очрашты. Егет-кызлар “Яшьлек” яшьләр үзәгенә җыелды.
(1 июль, “Апастово-информ”).
Биредә уку алдынгылары, югары балл ияләре, төрле бәйге, ярыш җиңүчеләре бар иде.
Конференциядә яшьләрне кызыксындырган сораулар уртага салып сөйләшенде, аларның киләчәккә булган хыял-омтылышлары хакында сүз булды. Гомумән, район тормышы яшьләр карашы аша күзалланды.
“Кадерле укучылар! Барыгызны да урта мәктәпне тәмамлау белән тәбрик итәм. Сезне алда яңа тормыш, яңа дуслар, зур үзгәрешләр көтә. Мөстәкыйль тормышка аяк басасыз. Мин сезнең өчен шат. Барысы да уңышлы булсын. Районыбызга алдынгы, белемле, тырыш яшьләр, яшь белгечләр бик кирәк. Алдыгызга куйган максатларга ирешә белегез. Укып, дипломлы белгеч булып, туган якларыгызга кайтыгыз, барыгызны да туган төбәгебездә көтеп калабыз” - диде район башлыгы.
Яшьләр сораулар бирделәр, урында ук җаваплар алдылар, район башлыгының балачак хыяллары, эше, идарә итүнең авырлыклары, районда яшьләр тормышы, алар өчен тудырылган уңайлылыклар хакында кызыксындылар.
Җылы, эчкерсез әңгәмә, аралашу булды ул. Сораулар күбрәк яшьләр тормышы, яшь белгечләр өчен эш урыннары, киләчәк өчен башкарылган эшләр турында булды.
“Кайсы гына өлкә булса да, яхшы белгечләр кирәк. Яхшы табиб, яхшы эретеп-ябыштыручы, яхшы сыер савучы, яхшы энергетик. Мин беркайчан да район башлыгы булам дип хыялланмадым. Бары тик һөнәремне яратып, чын күңелдән хезмәт иттем. Энергетик һөнәренең барлык баскычларын үттем, түбәннән җитәкче дәрәҗәсенә күтәрелдем. Барыгызга да яхшы белгеч булырга, тырышып, һөнәрегезне яратып эшләргә киңәш итәм”, - диде район башлыгы.
Чыгарылыш укучылары район башлыгының Рәхмәт хатларына да лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев