Аюкөйдергәндә Авыл көне кечкенә юбилеен билгеләде
Аюкөйдердә Авыл көне уздыру матур традициягә әйләнде.
(15 июль, “Апастово-информ”).
Бәйрәм быел бишенче тапкыр узды.
Аны олысы-кечесе көтеп ала. Читтә яшәүче аюкөйдергәнлеләр дә бәйрәмнең кунагы булырга тырыша.
Бәйрәм дәвамында һәр почмактан шатлыклы авазлар ишетелде, елмаюдан балкыган йөзләр бер-берсен сәламләп, хәл сорашты. Балалар, яшьләр, тырышып хезмәт куючы авыл уңганнары, әби-бабайлар - барысы да бердәм булып бәйрәм итте. Авылдашлар уйнап, җырлап, биеп күңел ачты. Теләгән кешегә авыз итәргә чәе дә, коймагы да, шашлыгы да бар иде.
“Мондый бәйрәмнәр авылны саклап калырга ярдәм итә, халыкны очраштыра, берләштерә. Ап-ак яулыклы әбиләрне, кәләпүшле бабайларны, шат күңелле балаларны, авыл уңганнарын күреп күңел сөенә. Авылда тормыш кайный, авыл яши дигән сүз. Барыгызны да район башлыгы, район Советы, башкарма комитеты исеменнән чын йөрәктән тәбрик итәм. Шулай бердәм булыйк, тату яшик”, - диде район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев. Ул Гөлүсә Сөнгатуллинага Республика Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.
Бәйрәмдә Дәүләт Думасы депутаты, “Апас” якташлар җәмгыяте җитәкчесе Марат Нуриев та катнашты. Ул бәйрәмне оештыруны башлап йөрүче Гөлүсә Сөнгатуллинага Дәүләт Думасының Рәхмәт хатын тапшырды.
“Мин авылны яратам! Бөтен барлыгы белән яратам! Аның һәр кешесе үзенчә якын һәм кадерле», - ди туган авылы өчен янып-көеп яшәүче, менә инде бишенче ел рәттән авылдашлары өчен искиткеч матур бәйрәм оештыручы Гөлүсә Сөнгатуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев