Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Акча саный беләсенме?

Татарстанда укучыларны онлайн рәвештә финанс грамоталылыгына өйрәтәчәкләр.

(21 сентябрь, “Апастово-информ”).


“Финанс грамоталылыгы буенча онлайн-дәресләр” проектының көзге сессиясе башланды. Аңарда 6-11нче сыйныф укучылары һәм Татарстанның һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары катнаша ала. Дәресләрне финанс өлкәсендә зур тәҗрибәләре булган күренекле Россия экспертлары катнашында оештырачаклар.
Дәресләрне Россия Үзәк банкы экспертлары, Россия финанс Министрлыгы вәкилләре, зур финанс компанияләренең җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре алып барачак.
Дәресләрдә шәхси финансларыңны планлаштыру, инвестицияләр ясау һәм иминиятләштерү, салым органнары белән мөгамәләне оештыру, кредитлар алу һәм банкка акча салу үзенчәлекләре турында сүз алып барылачак. Финанс базарында куркынычсызлык кагыйдәләре мәсьәләсенә аерым игътибар биреләчәк.
“Финас грамоталылыгына балачактан ук өйрәтә башларга кирәк. Кеше моңа гомер буе өйрәнә. Ә инде онлайн-дәресләрне өлкән сыйныф укучыларына Татарстанның теләсә нинди торак пунктыннан торып, карап һәм тыңлап була. Онлайн төстә болай укыту бик нәтиҗәле: укучылар алган белемнәрен гаиләләре белән дә уртаклаша алачаклар”, - дип саный Россия банкының Идел-Вятка баш идарәсенең Татарстан буенча Милли банкы идарәчесе Марат Шәрифуллин.
Онлайн-дәресләрдә теләгән һәр белем бирү учреждениесе катнаша ала. Ә инде онлайн-дәреснең кызыксындырган темасын һәм проектта катнашуның үзенчәлекләрен http://dni-fg.ru/ адресыннан белеп була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

https://www.youtube.com/watch?v=VEWcnfI6gcA&feature=emb_logo