Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ахметов: Юллама җәмгыятьне туган телләрне саклауга һәм үстерүгә туплый

Туган телләрне саклау һәм үстерү мәсьәләсе бик четерекле һәм гади түгел. Шуңа күрә, аңа бөтен чараларны да төгәл исәпләп, акыллы карарлар кабул итеп якын килергә кирәк, дип саный Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары.

(24 сентябрь, “Апастово-информ”).


Татарстан Президенты юлламасында 2021нче елны туган телләрне саклау, үстерү һәм халыклар бердәмлеге Елы итеп игълан итү - Татарстан җәмгыятен бу юнәлештә сизелерлек уңышларга туплый. Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Ахметов журналистларга шундый фикерен белдерде.
Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан Президенты юлламасы - республиканың бөтен тармакларындагы тормышны һәм республикадан читтәге барлык мәсьәләләрне чагылдырган стратегик документ.
“Татарстан Президентының сайлау алды платформасында туган телләрне һәм традицияләрне саклау, рухи үсеш турындагы тезислар яңгыраган иде. Ә инде юллама анда куелган бурычларны хәл итүгә юнәлдерелгән”, - дип, билгеләп үтте Ахметов.
Ул үзенең Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия җитәкчесе булуын искә төшерде. Юлламада туган телләрне саклау һәм халыклар бердәмлеге Елын игълан итү - бу юнәлештә эшне сизелерлек көчәйтергә мөмкинлек бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев