Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

АКШта Украинадагы конфликтның төгәлләнүе турында белдергәннәр

Хәрби хәрәкәтләрнең дәвам итүенә карамастан, Украинадагы конфликт асылда төгәлләнгән инде. Бу хакта “РИА Новости” АКШның “Tht National Interest” мәгълүматларына таянып яза.

  “Украинадагы конфликт чынында төгәлләнде инде. Трамп бу хакта турыдан-туры белдермәсә дә, Америка җитәкчелеге гомуми тырышлык белән хәрби хәрәкәтләрнең башка дәвам итә алмаячагы турында фикергә килде. Өстәвенә Украинада руслар җиңде. Димәк, Мәскәү НАТОны җиңде”, – диелгән язмада. 

 Автор фикеренчә, күпчелек илләр конфликтның Россия файдасына төгәлләнүе, Мәскәүнең җиңүе белән килешәчәк.

  АКШ исә, үз чиратында, Украинага ярдәмне акрынлап киметү рәвешендә берникадәр вакыттан соң НАТОдан читкә тайпылып, бөтен финанс йөген Европа берлегенә аударып калдырырга мөмкин.

  Автор күздә тотканча, мондый хәл килеп туган очракта Украинадагы хәрби хәрәкәтләрне дәвам итү өчен Европа илләренең көче җитмәячәк. Бу исә аны Россия белән АКШ арасындагы сөйләшүдә катнашу хокукыннан мәхрүм итәчәк. “Украинаның НАТО илләре ярдәменнән башка, беренче чиратта АКШ ярдәменнән башка Россиягә каршы тора алмавыннан чыгып фикер йөрткәндә, аның сөйләшүләр өстәле янында утырырга тиешлеге турында тәкъдим сәер яңгырый”, – дип аңлаткан ул.

Чыганак: https://vatantat.ru/2025/02/162783/
© Ватаным Татарстан

Фото: Социаль челтәрләрдән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев