Аларга да белем алырга кирәк бит
Мигрантларның рус телен белмәгән балаларын мәктәпкә алырга ярамый.
Мәктәпкә укырга кергәндә мигрантларның балалары Россиядә булу законлылыгына тикшерү узарга һәм рус телен белүгә тест тапшырырга тиеш. Бу темага канун проектын әзерләү турында журналистларга Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин хәбәр итте.
– Тиешле тема буенча закон проекты кертеләчәк", - дип белдерде ул. Беренчедән, сүз "мигрантлар балаларының Россия территориясендә булу законлылыгын тикшерү" турында барачак. Икенчесе - "рус телен белүгә тестны мәҗбүри узу.
Шул ук канун проектында рус телен белүне расламыйча гомуми белем бирү оешмаларына укырга керүне тыю тәкъдим ителәчәк.
Мигрант балалары өчен мондый кагыйдәләр турындагы нигезләмә, аның сүзләренчә, Россия хөкүмәтенә тәкъдимнәр белән миграция өлкәсендәге проблемаларны хәл итү буенча карар проектына кертеләчәк. Анда башка киңәшләр дә булачак.
– Без хокук куллану өлкәсендә кирәкле адымнарны анализладык һәм хәл ителергә тиешле проблемалы мәсьәләләргә игътибар иттек, - дип ачыклык кертә Володин. - Карар кысаларында хезмәт миграциясе, шулай ук мигрантлар белән бергә безнең илгә килгән гаиләләренә кагылышлы тәкъдимнәне юллыйбыз. Вәкаләтле хакимият органнары компетенциясе чикләрендә комплекслы карарлар эшләргә тәкъдим итәчәкбез.
Исегезгә төшерәбез, соңгы вакытта Дәүләт Думасы миграция өлкәсендә кануннарга үзгәрешләр кертү өстендә актив эш алып барды. Мигрантлар өчен гадел имтиханнар уздыру, чит илдән килүчеләрне легаль булмаган рәвештә кертүне оештыручылар өчен кырыс җәза бирү, аларның мөлкәтен конфискацияләү белән бәйле күп кенә кануннар кабул ителде.
– Ел ахырына легаль булмаган миграциягә каршы көрәш буенча 13 канун гамәлдә булачак, - дип тә төгәлли Володин.
Россия Президенты Владимир Путин безнең илгә укырга һәм эшләргә килүчеләр өчен рус телен белүнең бердәм стандарты кирәклегенә ышаныч белдерде. Бу хакта ул рус теленә һәм Россия халыкларының башка телләренә ярдәм итү советы утырышында белдергән иде. Путин шулай ук рус телен начар белгән мигрантларның балалары белән эшләүнең бердәм федераль алгоритмын эшләргә тәкъдим итте. Ил башлыгы шулай ук массакүләм мәгълүмат чараларына мәктәп укучыларына кирәк булганда рус телен тиз үзләштерергә мөмкинлек бирә торган система булдырырга кирәклеген аңлатты.
Әле 2024 елның җәй азагында гына да укытучылар арасында социаль сораштыру мәгълүматлары барлыкка килде, дип яза "Российская газета". Сораштырылган мөгаллимнәрнең 53 проценты диярлек мигрант балаларының рус телен белү дәрәҗәсе түбән булуын билгеләгән.
Чыннан да, аерым алганда безнең төбәк мәктәпләрендә чит илдән килгән балаларның күбесе рус телен начар белә. Хәтта уку барышында да әлеге аспект калкып чыга. Шуңа шундый балалар өчен аерым программа барлыкка килсә, укучылар, укытучылар эшен дә җиңеләйтер иде.
Чыганак:https://shahrikazan.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/alarga-da-belem-alyrga-kirak-bit
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев