Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алдан кисәтү мөһим

Террорчылыкка һәм экстремизмга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы район хакимият йортының кече залында дәвам итте.

(9 ноябрь, “Апастово-информ”).


Узган атнада “Сәләт” балалар иҗаты үзәге базасында балаларны тискәре йогынтылардан саклап калу максатыннан, террорчылык һәм экстремизмга каршы көрәш комиссиясенең җитди утырышы узган иде. Ул балалар тәрбиясе, аларның төрле субкультура юнәлешләренә, социаль челтәрләрдә шикле төркемнәрдә теркәлүләренә юл куймау, балаларны җитди контрольдә тоту, профилактик чараларны тагы да арттыру мәсьәләләренә багышланган иде.
Бүген хакимият бинасының кече залында сөйләшү дәвам итте. Биредә район эчке эшләр, яшьләр эше, мәгариф бүлеге җитәкчеләре һәм балалар өчен җаваплы белгечләр катнашты. Утырышны район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев алып барды. Ул җитәкчеләргә балалар тәрбиясе буенча җитди бурычлар куйды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, террорчылык һәм экстремизмга каршы көрәш буенча район комиссиясе сәркатибе Булат Гатиятуллин да белгечләргә, авыл җирлеге башлыкларына балаларга кагылышлы бер проблеманы да яшермичә, барысын да җитәкчеләргә хәбәр итеп, бергәләп хәл итү максатын куйдылар.
“Балалар тәрбияләүдә ата-ана, мәктәп, җаваплы оешмалар бергәләп эшләргә тиеш. Без баланың теләк-омтылышларын, мавыгуларын, кызыксынуларын һәрдаим контрольдә тотарга бурычлы”, - дип тагын бер кат искәртте башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев