Алия Мифтахова: “Мин бәлеш яратам”
Алия әнисеннән күп тәмле ризыклар пешерергә өйрәнгән.
Узган ел 8 март - Хатын-кызлар көненә багышланган “Әни белән бергәләп” дип исемләнгән Бөтенроссия иҗади бәйгесендә катнашып, беренче дәрәҗә Диплом алу бәхетенә дә ирешкән.
-Милли татар ризыкларыннан аеруча бәлеш яратам. Шулай ук әнием белән төрле тортлар да пешерәбез. Интернеттан карап яңа, заманча ризыклар да пешереп карыйбыз. Үзебез әзерләгән тәмлүшкәләрне дә интернет челтәрләренә урнаштырып, рецептлары белән дә уртаклашабыз, - ди Алия.
Бәлеш өчен камыр: 500 грамм он, 250 миллилитр кефир, бер чәй кашыгы тоз, бер чәй кашыгы сода, 50 грамм сыер мае, бер йомырка.
Эчлеге өчен: 300 грамм тавык грудкасы, ике суган, ике бәрәңге, бер чәй кашыгы кара борыч.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев