Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алинә Ниязбекова: “Дәүләт ярдәме урынлы булды“

Алинә дәүләт программасы нигезендә, шәхси эшен булдырган.

(19 апрель, “Апастово-информ“).


“Районда үз эшеңне башлап җибәрү өчен дәүләт программасы барлыгын ишеттем дә, иптәшем белән мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать иттем. Тиешле документларны җыйгач, бизнес-план төзергә өйрәтү курсларында укып чыктым. Дәүләт шушы программа нигезендә, миңа җиһазлар алу өчен матди ярдәм күрсәтте. Күптәнге хыялым да чынга ашты, гаиләбезнең матди хәле дә ныгыды. Балалар үскәндә бик урынлы булды бу ярдәм“, - дип сөйли Алинә.
Алинә кечкенәдән үк парикмахер булырга хыялланган. Югары белем алу белән бергә чәчтараш әзерләү курсларын да тәмамлаган. Башта дуслары, туганнарының чәчләрен кисеп, осталыгын арттырган. 18 яшеннән алып үз һөнәренең чын остасы ул. Ә берничә ел элек үз шәхси эшен башлап җибәргән.
“Һөнәрем бик җаваплы, оста итеп чәчне кисә дә белергә, кемгә нинди прическа килешкәнен аңлый белергә дә кирәк. Кеше бездән канәгать булып, күтәренке кәеф белән чыгарга тиеш“, - ди ул үзе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев