Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Аллага тапшырдык, диләр укучылар да, укытучылар да, әти-әниләр дә

Бүген Бердәм Дәүләт имтиханнары тапшыруның төп этабы башланды.

(3 июль, Ландыш Гайнуллина, Апастово-информ“).


Югары уку йортына керергә ниятләүче укучылар бүген Апас урта мәктәбе базасына Бердәм Дәүләт имтиханнарын тапшырырга җыелды. Бу минутларда алар аудиторияләрдә, махсус билгеләнгән урыннарда рус әдәбияты һәм информатика фәннәреннән белемнәрен сыныйлар. Бүгенге имтиханнарны барлыгы районыбызның 11 чыгарылыш укучысы сайлаган.

“Имтиханнар 4 сәгатькә якын дәвам итәчәк. Илебездә вирус аркасында килеп туган вәзгыять таләпләре буенча, барлык саклану чаралары да күрелә. Урамнан ук махсус тамгалар ясалды, биредә эшләүчеләр дә, укучылар да битлек, перчаткалардан, 1,5 м ара саклана. Санитар таләпләр берникадәр йомшарды. Хәзер укучыларга аудиторияләр эчендә битлек һәм перчаткасыз утыру мәҗбүри түгел. Күзәтүчеләр, оештыручыларның һәрберсе үз вазифасын аңлап, җаваплылык тоеп эшли. Укучыларга уңышлар телим“, - диде район мәгариф бүлеге мөдире Алсу Хәйруллина имтиханнар башланганчы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев