Әлмәндәр авылында нәниләр бәйрәм итте
“Бәллүки” балалар бакчасында “Көзге могъҗиза” дип исемләнгән бәйрәм узды.
(15 ноябрь, “”Апастово-информ”).
“Балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, уеннар уйнадылар. Аннары әниләре белән бергәләшеп “Колобок” әкиятен сәхнәләштерделәр. Шулай ук бәйрәмдә әти-әниләр һәм балалар тарафыннан эшләнгән кул эшләреннән күргәзмә дә оештырылды. Балалар бәйрәмнән бик канәгать булып, сөенешеп таралыштылар”, - дип хәбәр итә тәрбиячеләре Фидания Мөхәмәтшина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев