Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әлмәндәрдә Урам бәйрәме узды

Әлегә кадәр бәйрәм Җиңү урамында узса, бу юлы Ленин урамында яшәүчеләр оешканлык күрсәтте.

  (27 август, “Апастово-информ”).

  Авылда яшәүчеләр генә түгел, Әлмәндәрдә туып-үсеп читтә яшәүчеләр дә Урам бәйрәмендә катнашты. Матур күргәзмәләр оештырылды, чәй табыннары ясалды. Олысы-кечесе уеннарда катнашты, җырлады, биеде, матур теләкләрен җиткерде.

  -Әлмәндәрдә матур кич узды. Шунысы да горурландыра – авылда батыр йөрәкле, туган ягын изге җиргә санап яшәүче ир-егетләр яши. Шундыйларның берсе – Илмас Сабитов махсус хәрби операция зонасыннан Урам бәйрәмен оештыруда ярдәм итте, - ди Әлмәндәр авыл җирлеге башлыгы Ранис Әхмәтшин.

  Илмас Сабитов махсус хәрби операция башлану белән контракт төзеп иминлек сагына баса. Авылда ул төрле эшләрдә эшли.

  -Үзе читтә булса да, авыл хәбәрләре белән кызыксынып, һәр кешенең хәлен сорап, элемтәгә чыгып тора. Урам бәйрәмендә үзе катнаша алмаса да, матди ярдәм күрсәтте. Рәхмәт аңа. Исән-сау кайтсын, без һәрчак догада, - ди авылның остабикәсе Миләүшә апа Сафиуллина һәм бәйрәмне оештыручыларның берсе Айсылу Хәйретдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев