Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алмаз Миргаязов: “Ирләр радио тыңлау буенча хатын–кызлардан калыша“

“Китап“ радиосының баш мөхәррире Алмаз Миргаязов һәм әдәби программалар бүлеге җитәкчесе Гөлинә Шәйхи журналистлар өчен матбугат конференциясендә кызыклы һәм әһәмиятле сорауларга җаваплар бирде.

(12 апрель, “Апастово-информ“).


“Китап“ радиосының үз тыңлаучылары бар. Шигырь һәм әдәби әсәрләр яратучы, аларга кызыксыну булган кешеләр радио аша эчке күңелен баета. Радионың баш мөхәррире Алмаз Миргаязов тыңлаучылар арасында күбрәк хатын-кызлар булуын билгеләп узды.
“Ирләр радио тыңлау буенча хатын–кызлардан калыша. Хатын-кызлар ашарга пешергәндә дә, иртән дә, көндез дә, эшендә дә радио тыңлый. Ирләр исә радионы машинада гына кушып куя“, – диде ул.
Мөхәррир шулай ук авыл җирлегендә иҗат итүчеләр белән хезмәттәшлек итәргә дә әзер булуларын белдерде.
“Иң матур, иң сыйфатлы, иң күңелгә үтеп керерлек әдәби әсәрләр халык арасыннан чыга. Иң актуаль әсәрләрне тормыш эчендә кайнаган авыл кешеләре, район кешеләре яза. Сезнең җирлектә матур шигырь яки чәчмә әсәр язучылар бар икән, “Китап“ радиосына җибәрегез, без хезмәттәшлек итәргә әзер“, – диде Алмаз Миргаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев