Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Америкадан хатын 2,6 миллионга баеган

«Уч төбе кычыткач акча керә»- дигән дөрес икән.

Американың Көньяк Каролина штатында яшәүче хатын, уч төбе кычыту аркасында, лотереядә 30 мең доллар (2,6 млн сум) акча откан. Бу хакта UPI басмасына сылтама белән «Лента.Ру» сайты яза.

Хатынның рульдә барганда уч төбе кычыта башлый. Билгеле булганча, уч төбе кычытса, акча керә. Шуңа ышанган хатын заправкада туктап, кибеткә керә. Бәхетен сынап карарга уйлый һәм 2 долларга (177 сум) 2 лотерея билеты сатып ала. Шулай итеп ул көтмәгәндә-уйламаганда 30 мең долларга (2,6 миллион сумга) баеп куя.

Ул бу акчаны әле нәрсәгә тотасын уйламаган.

Чыганак:https://intertat.tatar/news/uc-tobe-kycytkan-xatyn-26-millionga-baegan-5866624

Фото:https://ru.freepik.com/free-photo/sign-language-symbol-with-copy-space_17733704.htm#fromView=search&page=2&position=44&uuid=5ee57602-2af6-4a7b-92e4-6b1fa79e7f27

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев