Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Аноприенко: Татарстан урманнарны саклау буенча 2024нче ел план күрсәткечләрен дә арттырып үтәде

“Урманны саклыйк” акциясе буенча республикада миллионнан артык нарат, чыршы, карагай, юкә һәм миләш утыртылачак.

(25 сентябрь, “Апастово-информ”). 


“Урманны саклыйк” Бөтенроссия акциясенә бүген Россия экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары - Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Сергей Аноприенко һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушылдылар. Алар Балык Бистәсе районында нарат үсентеләре утырттылар. 
“Күптән түгел, бездә “Хәтер бакчасы” дип аталган акция узды. Ул Җиңүнең 75 еллыгына багышланды. Бу акция кысаларында, һәр һәлак булучы истәлегенә 27 миллион агач утыртылды. Ә хәзер баручы “Урманны саклыйк” акциясенә Россиянең барлык регионнары да кушылды”, - дип хәбәр итте Кызыл Йолдыз урманчылыгына җыелган акциядә катнашучы кунакларга Сергей Аноприенко. 
Ул Татарстан территориясендә соңгы унбер елда урманнарда бер генә янгын чыгу очрагы да булмаганын әйтте. Шулай итеп, янгыннан һәлак булучы урманнар мәйданы соңгы биш елда җиде тапкыр кимеде. 
“2024нче елга без исәптән чыккан урманнарны 100 процент торгызуга ирешергә тиеш. Татарстан инде бүгеннән ул күрсәткечне 180 процентка җиткерде”, - дип әйтте Мәскәү кунагы. 
Сергей Аноприенко Татарстанның урман тармагы хезмәткәрләрен урманчылар көне белән котлап, матур теләкләрен җиткерде. 
Рөстәм Миңнеханов акциядә катнашучыларны сәламләп, урманчыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм ныклы исәнлек теләде. 
26нчы сентябрьдә агачлар утырту эше республиканың барлык районнарында да дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев