Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас аграр көллияте чыгарылыш студентлары район башлыгы һәм эш бирүчеләр белән очрашты

Яшь белгечләргә районда хезмәт урыннары тәкъдим ителде.

(30 июнь, “Апастово-информ”).


Аграр көллияттә чыгарылыш кичәсе тәмамланганнан соң яшь белгечләр район башлыгы Айрат Җиһаншин һәм районда эшләп килүче авыл хуҗалыгы, җәмәгать туклануы һәм җитештерү тармагы оешмалары җитәкчеләре белән түгәрәк өстәл артында очраштылар.
“Районда яшь белгечләргә ихтыяҗ зур. Апасыбызда яшәү өчен мөмкинлекләр көннән-көн арта. Сезне районыбызда эшләп килүче оешмаларда көтеп калабыз”. – диде район башлыгы.
Биредә эш бирүчеләр яңа гына табадан төшкән белгечләргә хезмәт урыннары тәкъдим иттеләр, хезмәт шартлары белән таныштырдылар. Очрашуда югары уку йортлары вәкилләре дә катнашып, югары белем алу юлларын күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X