Апас аграр көллияте студентлары кулларына диплом алды
Быел көллиятне 46 студент тәмамлады.
(5 июль, Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).
Аграр көллият җитәкчесе Фаил Курамшин яшьләргә бәхетле киләчәк һәм уңышлар теләде.
“Безнең студентларыбыз алга таба да сынатмаслар, үз белгечлекләре буенча тырышып хезмәт итәрләр, дип ышанам”, - диде ул.
Чыгарылыш курс студентларның 20 се авыл хуҗалыгында эшләүче машинист һөнәрен үзләштергән, 26сы техник-механик белгечлеген алган. Егетләрнең киләчәктә кайберләре укуын аграр университетта дәвам итәргә теләк белдергән, ә кайберләре исә тиздән армия сафларына китәргә әзерләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев