Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас аграр көллиятендә чыгарылыш кичәсе узды

Барлыгы 48 студентка дипломнар тапшырылды.

(30, июнь, “Апастово-информ”).


Аграр көллият җитәкчесе Илгизәр Нигмәтҗанов кичәгә килгән һәркемне сәламләп, аграр көллият эшчәнлеге белән таныштырып үтте. Соңгы елларда көллият тормышында барган мөһим үзгәрешләр – күләмле капиталь төзекләндерү эшләрен башкаруда ярдәм иткән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка, район башлыгы Айрат Җиһаншинга олы рәхмәтен ирештерде. Яшь белгечләргә уңышлар теләде.
“Биредә алган белемнәрегез киләчәккә ныклы адым булсын. Алга таба да сынатмыйча, югалып калмыйча илебезгә лаеклы хезмәт итәрсез дип ышанам”, - диде җитәкче.
Чыгарылыш курс студентларына район башлыгы Айрат Җиһаншин да изге теләкләрен юллады.
“Районыбызның аграр көллиятен сайлап, аны уңышлы тәмамлаганыгыз өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм. Аграр көллият районыбызда авыл хуҗалыгы белгечләрен әзерләүдә төп уку йорты булып тора. Без киләчәктә дә белем алу өчен уңайлы шартлар тудыру өстендә эшлиячәкбез”, - диде район башлыгы.
Озак еллар авыл хуҗалыгы тармагына яшь белгечләр әзерләүгә зур өлеш керткән мөгаллимнәр һәм мастерлар район башлыгының, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының идарәсенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Биредә районда эшләп килүче авыл хуҗалыгы, җәмәгать туклануы һәм җитештерү тармагы оешмалары җитәкчеләре дә катнашты. Алар уку дәверендә районыбыз кырларында хезмәт итеп, тәҗрибә туплаган, үзләрен иң-иңнәр итеп күрсәтергә өлгергән егет-кызларны Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды. Көллият җитәкчелеге намуслы хезмәт итүче хезмәткәрләргә, төрле район, республика күләмендә узган бәйгеләрдә катнашып, район данын еракларга таныткан яшьләргә, аларның әти-әниләренә олы хөрмәтен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X